Бирегә газ хезмәте, сервис компанияләре, ТОС, ТСЖ җитәкчеләре чакырылган иде.
Билгеле булганча, нурлатлылар, башка төбәкләр абонентлары кебек үк, газ җиһазларына хезмәт күрсәтү турында килешүне газ хезмәте белән яңадан рәсмиләштерергә тиеш. Сөйләшү барышында төп басымны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев газ хезмәтенең әлеге эшкә әзерлегенә ясады.
Шул ук сорауны “Нурлатгаз" ЭПУ начальнигы Альберт Галәветдиновка киңәшмә башланганчы бирдек.
"Персонал өйрәтелгән, бу юнәлештә эшләячәк слесарьларны газ җиһазларына хезмәт күрсәтүгә күчерделәр. Моның өчен барлык кораллар да бар. Ике контурлы казаннарга хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзүгә килгәндә, эш 2024 елда да дәвам итәчәк. Бернинди дә сүндерүләр, штраф санкцияләре каралмаган. Килешүләр төзү буенча планлы эш алып барылачак", - диде газ хезмәте башлыгы.
Моннан тыш, «Нурлатгаз» ЭПУ начальнигы сүзләренчә, килешү төзү өчен документларны электрон почта аша җибәрергә мөмкин, ә күп фатирлы йортларда яшәүчеләр бу максат белән үз идарәче компаниясенә дә мөрәҗәгать итә ала.