“Дуслык"ның тугры язылучылары “Ирбис"тан бүләкләр ала

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

«Нурлат-информ» редакциясендә эш атнасының дүшәмбе иртәсе чираттагы приз декадасы кысаларында уйнатылган бүләкләр таратудан башланды. «Дуслык»ның 10 язылучысы «Ирбис» АЗСыннан 25 литр бензинга сертификатлар иясе булды.

Беренчеләрдән булып редакциягә Нурлат шәһәрендә яшәүче тугры язылучыларыбыз – Валентина Семеновна Шпарова һәм Людмила Николаевна Соколова килде. Газета бүләген алар беренче тапкыр яулый икән.

"Районны кайсы вакыттан язып алганымны хәтерләмим инде. Әти-әни әле алдыра иде, ул вакытта «Октябрь колхозы» дип аталды. Газетада барысы да ошый, һәр санны җентекләп укып барам», – диде Людмила Николаевна.

«Ирбис»тан тагын бер сертификат белән Биляр -  Озеро авылыннан Николай һәм Валентина Прокопьевлар үз автомобильләренә ягулык салырга киттеләр.

"Күптән түгел үземнең 75 яшьлек юбилеемны билгеләп үттем. “Дуслык" бүләге сүз уңаеннан бик вакытында булды әле. Бүләкне җиңәрбез дип беркайчан да уйламаган идем. Ә монда шундый сюрприз», –дип рәхмәт белдерде Николай Прокопьевич «Нурлат – информ» акциясен оештыручыларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International