Бөтенроссия "Белем" җәмгыяте оештырган конкурста йөзләгән дәгъвачы катнаша.
Жюри составына Денис Майданов һәм Игорь Матвиенко кебек танылган мәдәният эшлеклеләре керә. Жюри Максим Михайловның шигырьләрен югары бәяләде. "Шигырьләр авторлары" номинациясендә Максим Татарстан Республикасыннан бердәнбер җиңүче булды.
Җиңүче авторның шигырьләр җыентыгы бастырылачак.