Нурлатта чыршы базарлары эшли башлады

2023 елның 17 декабре, якшәмбе

Быел да шәһәрдә яңа ел чыршыларын сатучы сәүдә нокталары ачылачак. Хәмәдиев урамында аларның берсе ачылды инде.

"Без чыршыларны узган чәршәмбедән сата башладык, – диде җирле шәхси эшмәкәр Игорь Петров.  Әлегә 1000 данә кайтарттык.

Эшмәкәр берничә ел инде Ульяновск өлкәсенең фермер хуҗалыгыннан Яңа ел агачларын сатуга алып бара. Сатуга чыкканчы, агачлар Россельхознадзорның җентекле контроленнән үтә. Һәм карантин сертификаты алгач кына сатуга куела. Кара-яшел, малахит төстәге, зәңгәрсу төсмерле карагайлар инде нурлатлылар аларны алып, бәйрәмгә бизәгәннәрен көтәләр.

"Бу вакыт эчендә нурлатлылар 200ләп Яңа ел чыршысы сатып алган инде. Бәйрәмгә кадәр барысын да сатып алсалар, тагын алып килербез", - диде эшмәкәр.

 

Сер түгел, декабрьнең икенче яртысында ел саен Яңа елга яшь ылыслыларны законсыз кисүне булдырмауга юнәлдерелгән оператив-профилактик операция дә башлана. Быел ул 18 декабрьдә башланачак һәм 31 декабрьдә тәмамланачак.

"Урманнарны законсыз кисү һәм бозу гражданнарга – 3000дән 4000гә кадәр, вазыйфаи затларга – 20 000дән 40 000гә кадәр, юридик затларга – 200 000дән 300 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә, - дип кисәтә Нурлат урманчылыгының урманны саклау инженеры Сабина Миронова. – Законсыз агач кискән кеше урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш, ул киселгән агачның токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле. Моннан тыш, 5000 сум һәм аннан да күбрәк зыян китерелгән очракта, законнарда Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International