Катлаулы һава шартлары Нурлатта яңа сезонның беренче чаңгы ярышларын уздыруга комачауламады. Төрле яшьтәге чаңгычылар иртән «Ак Барс» спорт Үзәге территориясендә җыелдылар, сезон ачылышы белән котладылар. Ачылу тантанасында да котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Катнашучыларны район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Эльнара Азизова һәм ярышларның баш судьясы Геннадий Герасимов сәламләде. Чаңгы спорты үсешенә зур өлеш кертүче нурлатлыларга исемле бүләкләрен спорт ветераны Илгис Сафин тапшырды.
Ярышларны тантаналы ачудан соң чаңгыда җиңү өчен көрәш башланды. Беренче старт спорт ветераннары өчен бирелде, алар арасында җиденче дистәне ваклаучылар да бар иде. Алар яшь буынга чын үрнәк күрсәттеләр. Сүз уңаеннан, алар артыннан иң яшь катнашучылар йөгерде, аларның кайберләре өчен бу ярышлар беренчесе булды. Яңа Иглай мәктәбенең 1нче сыйныф укучысы Алисә Вәлитова яшьтәшләре белән чаңгыда беренче тапкыр үз көчен сынап карады һәм икенче урынны алды.
Ярышлар 150дән артык спортчы катнашында узды – Аксубай, Түбән Кама һәм республиканың башка районнарыннан килгән кунаклар нурлатлыларга яхшы көндәшлек күрсәттеләр. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, грамоталар һәм оештыручыларның кыйммәтле призлары белән бүләкләнделәр. Ярышлар нәтиҗәләре шулай ук ГТО исәбенә кертелә.
Быел кар иртә яуды, шуңа күрә күп кенә чаңгычылар беренче ярышларга яхшы әзерлек белән килделәр. Көн саен теләүчеләр өчен «Ак Барс» спорт үзәге ачык, ул 8.00 дән 21.00 сәгатькә кадәр эшли. Инвентарь прокаты бар. Биредә шулай ук «Ледок» спорт мәктәбенең чаңгы бүлегенә һәм мәктәпләрдә спорт секцияләренә йөрүче яшь чаңгычылар да шөгыльләнә.