«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында Нурлат балаларының хыяллары тормышка ашты

2023 елның 16 декабре, шимбә

Нурлатта «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе дәвам итә. Бүген Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советлары сессияләре башланыр алдыннан балалар хәйрия акциясе кысаларында Яңа ел бүләкләре алдылар. 

Район Башлыгы Дамир Ишкинеев, ТР Хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова һәм башка җитәкчеләр яшь нурлатлыларга бүләкләр тапшырды.

Мәсәлән, Дамир Азатович Василиса Калугинаның теләген үтәгән, ә Арсений Дютинга бүләкне Эльмира Әмировна тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International