Бу дата Россиядә ел саен 15 декабрьдә билгеләп үтелә. Ул Россия Журналистлар берлеге инициативасы белән 1991 елда оештырыла.
Китапханәдәге күргәзмәдә тәкъдим ителгән материаллар безгә үз тормышларын куркыныч астына куеп, бөтен дөньяга хакыйкатьне сөйләгән һәм күрсәткән журналистларны искә төшерә.