Өлкәннәр декадасына багышланган «Бердәм Россия» тарафдарларының Татарстан бүлекчәсенең III «Лучший внук - иң яхшы оныгым» конкурсына йомгак ясалды. Конкурс социаль челтәрләрдә өч номинациядә узды.
Конкурста бөтен республикадан балалар катнашты. Иҗади ярыш финалына 34 фото авторы үтә. Экспертлар һәр номинациядә өчәр җиңүче сайлады, алар арасында яшь нурлатлылар да бар. Бу-Виктория Кольцова («Тиенкәй» балалар бакчасы) һәм Захар Малыгин (Биляр - Озеро авылы балалар бакчасы).
Җиңүчеләргә бүләкләрне «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре, район Башлыгы Дамир Ишкинеев тапшырды.