Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советларының чираттагы сессиясе узды

2023 елның 15 декабре, җомга

Депутатлар узган елгы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм киләсе 2024 елга планнар билгеләделәр. Көн тәртибенә барлыгы 12 сорау куелды. Депутатлар «2023 елда Нурлат муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фаразын үтәү һәм 2024-2026 елларга фараз турында» доклад тыңладылар, аның белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Альбина Сатдарова чыгыш ясады. Район ФБП рәисе Лилия Исмәгыйлова катнашучыларны 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре бюджетлары проектлары белән таныштырды. Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советларының 2024 елга эш планы проекты белән Нурлат муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Динә Хөҗҗәтова таныштырды. Депутатлар бүгенге һәм киләчәк 2024 елның күп кенә агымдагы мәсьәләләре буенча карар кабул итте. Кабул ителгән карарлар арасында Мотаһиров Сөләймән Мәрди улына “Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины” исемен бирү турында карар да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International