Нурлат гаиләсенә баланы дәваларга Италиягә бару өчен ярдәм кирәк

2023 елның 15 декабре, җомга

Җыем суммасы 350 мең сум.

Нурлаттан Әһлиуллиннар гаиләсенә зур кайгы килгән. Кече улы Ильяска зур аорто-үпкә коллатеральләре белән үпкә артериясе атрезиясе диагнозы куела. Үпкә артериясе клапанын Hancock биологик протезы белән протезлау буенча ашыгыч операция үткәрергә кирәк. Бу бик катлаулы һәм кыйммәтле операция һәм аны Россиядә үткәрү мөмкин түгел. Бу операцияне башкарырга риза булган “The Fondazione Toscana Gabriele Monasterio" клиникасы Италиядә урнашкан. Дәвалау бәясе 55 000 евро тәшкил итә, аны «Бала йөрәге» һәм «Игелеклеләр клубы» хәйрия фондлары җыя.

Ләкин, күп балалы гаиләнең дәвалау урынына барып җитү өчен финанс мөмкинлеге юк. Якташларыбызга ярдәм кирәк.

350 мең сумлык җыем игълан ителде.

Ильяска инде бишенче операция ясарга туры киләчәк, һәм без сезнең белән аның гомерен саклап кала алабыз!

 Акчаны баланың әнисе Әһлиуллина Гөлшат Риф кызы счетына күчереп була.

Хисап номеры: 40817810662008570066

Алучы банкы: “Татарстан Банкы" бүлекчәсе №8610 Сбербанк ААҖ

БИК: 049205603

Корр. хисап: 3010181060000000603

ИНН: 7707083893

КПП: 165502001

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International