Нурлат-информ”да “Ышаныч һәм иминлек" конкурсының район этабы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2023 елның 15 декабре, җомга

«БДД» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова район журналистларын нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен бүләкләде. "Статистика буенча республикада һәм Нурлат районында аварияләр саны кими. Бу массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең дә зур казанышы. Район журналистларына юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга юнәлдерелгән яхшы материаллар өчен рәхмәт белдерәсем килә. Безнең төп максат-юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү. Алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметләнәбез», – диде Гөлфия Гыймалтдинова. Район газетасы, телевидение һәм радиостанция хезмәткәрләре конкурсның төрле номинацияләрендә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International