Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Венера Мингалиева мәктәп укучылары белән чираттагы очрашуны «Җир – безнең туган йортыбыз» темасына багышлады.
"Бу юлы без 4-5 сыйныф укучылары белән экология темасына сөйләштек. Һәм һәр бала шул хакта сөйләде, табигатькә ничек ярдәм итәргә, аны ничек сакларга дигән фикерләре белән уртаклашты», – диде Венера Мингалиева. Балаларга алган яңа белемнәрен ныгытырга сөйләшүдән соң караган тематик мультфильм ярдәм итте.
Интернат-мәктәптә эколог еш кунак була. Әйтик, соңгы тапкыр экология турында сөйләшкәннән соң, интернат-мәктәп укучылары табигатьне саклау турында әкият күрсәттеләр.