Колбай-Мораса мәктәбе укучылары “Милли Хәзинә " Бөтенроссия халык иҗаты фестивале җиңүчеләре булдылар

2023 елның 15 декабре, җомга

Казан федераль университеты ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия белән берлектә «Милли хәзинә» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр халык иҗаты фестивален үткәрде. Җиңүчеләр арасында Колбай-Мораса мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары Айгөл Әхмәтҗанова һәм Айсылу Шакирова да бар. Айгөл Әхмәтҗанова «Медиаиҗат» номинациясендә беренче урынга лаек булды, ә Айсылу Шакирова «Мода театры» номинациясендә икенче булды. Аларга дипломнар, шулай ук акчалата сертификатлар тапшырылды. 

Укучылар конкурска туган тел һәм әдәбият укытучысы Рәмзия Галиуллина җитәкчелегендә әзерләнделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International