Яңа ел һәм Раштуаны ничек куркынычсыз каршы алу турында киңәшләр
Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы саклану шартларында Роспотребнадзор Яңа ел һәм киләчәк озын бәйрәмнәр беренче чиратта куркынычсыз булырга тиешлеген искәртә. Бу чорда үз сәламәтлегеңә һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Яңа коронавирус инфекциясе, шулай ук грипп һәм ОРВИ китереп чыгаручылар башлыча һава-тамчы юлы белән йога. Роспотребнадзор Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә, гаиләдә, мөмкин кадәр саф һавада, мәсәлән, дачада уздырырга киңәш итә. COVID-19 пандемиясе вакытында үзеңщ, якыннарыңа, туганнарыңа һәм дусларыңа йоктыру куркынычын киметергә ярдәм итүче кайбер гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
·Ябык биналарда, шул исәптән корпоративларда узган чараларга барудан тыелырга тырышыгыз.
· Бер-берегездән 1,5-2 метрдан да ким булмаган физик дистанциягә аерым игътибар бирегез.
· Бинадан читтә дә кешеләрнең күпләп җыелуы кирәкми.
· Бәйрәм алдыннан һәм бәйрәм көннәрендә аралашуны максималь чикләгез.
· Кунакларга күп барырга һәм туганнар һәм дусларны үз өеңә чакырырга кирәкми, чөнки бу инфекция йоктыру куркынычын шактый арттыра.
· Туганнарыгыз һәм танышларыгыз янына барганда, сәүдә үзәкләрендә һәм инфекция таралырга мөмкин булган башка урыннарда битлек кияргә онытмагыз.
· Чит илгә барудан тыелыгыз. Сәяхәтләрне планлаштырганда эпидемик хәлнең һәм карантин чараларының мөмкин булган үзгәрешләрен исәпкә алырга кирәк.
Исән-имин булыгыз!