2023 елның 27 ноябреннән 10 декабренә кадәр "Ирбис" белән юл җиңел" уртак акциясе нурлатлылар арасында зур кызыксыну уятты – бу вакыт эчендә район газетасына "Дуслык"ка 2024 елның беренче яртыеллыгына 600гә якын кеше язылды. Уен районның тугры укучылары һәм язылучылары катнашында узды.
Нурлаттан Сәлим һәм Разия Хәйруллиннар журналистлар һәйкәленә беренчеләрдән булып килделәр.
"Бензин уйнатылу турында без "Дуслык" тан укып белдек. Җәй көне сабан туенда беренче тапкыр шундый ук акциядә катнаштык, ул вакытта бензин оттык, һәм безгә бу бик ошады. Шуңа күрә бу юлы да уңышны сынап карарга булдык. Безне төрле бүләкләр белән сөендерүегез өчен зур рәхмәт», – дип уртаклаштылар алар.
Уен алдыннан барлык катнашучылар, җиңү-җиңмәүгә карамастан, кечкенә сюрпризлар алдылар: акциянең спонсоры “Ирбис” автозаправка станциясеннән бушлай пицца һәм кофега купоннар.
«Бу купоннар буенча «Ирбис» АЗСта беренче 20 кеше ягулыкка, картага 250 балл алачак. Ә бушлай пицца һәм кофега купоннар гыйнвар ахырына кадәр гамәлдә булачак”, - дип аңлатты аларга “Ирбис" АЗСы идарәчесе Рамилә Садыйкова.
Ә язылучыларның адреслары белән бәхетле купоннарны тартып чыгарырга безгә Кыш Бабай ярдәм итте. Җиңүчеләрне исә «Дуслык»ның тугры укучысы Равил Бакиров игълан итте, ул да уенга килгщн иде.
Уен нәтиҗәләре буенча 10 нурлатлыга 25 литр бензин купоны бирелә. Бу:
1. Кычытканлы авылы, Көнчыгыш урамы, 18 - Р.Гафиятуллин
2. Биляр - Озеро авылы, Спорт урамы, 2 – Микушкина Х.
3. Нурлат шәһәре, Совет урамы, 101нче йорт... –Л.Соколова
4. Нурлат шәһәре, Дальняя урамы - С. Гаврилова
5. Нурлат шәһәре, Суворов урамы, 105-Ф. Хәйрова
6. Мамык авылы, Тельман урамы, 1- Х.М.Гөбәйдуллина
7. Нурлат шәһәре, М. Җәлил урамы, 2а -В. С. Шпарова
8. Нурлат шәһәре, Совет ур. 116нчы йорт... - В.Растоскуева
9. Нурлат шәһәре, Дружба урамы, 70... - Н. Кузьмина
10. Нурлат шәһәре, Набережная урамы, 2 - М.Мәхмүтшина.
Без аларны дүшәмбе, 18 декабрьдә, Нурлат шәһәре, К. Маркс урамы, 1г адресы буенча урнашкан Нурлат телевидениесе бинасында призларны тапшыру өчен көтеп калабыз.