Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге темаларны иң яхшы яктыртуга ел саен үткәрелә торган массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсы йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы узды. Быел конкурсның оештыру комитеты тарафыннан журналистлардан һәм Татарстан Республикасы телеканаллары, радиостанцияләре, басма матбугат чаралары, мәгълүмат агентлыклары һәм челтәр басмалары редакцияләре коллективларыннан кабул ителгән 109 мәгълүмати материал каралды.
Конкурста җиңүчеләр арасында Нурлат журналистлары да бар. «Нурлат» ТРКсы корреспонденты Гөлназ Хәсәншина «Телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында Татарстан Республикасының төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләре эшчәнлеге турында иң яхшы материал» номинациясендә җиңүче булды. Ә «Татарстан Республикасында телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында ипотека кредитлау базарын үстерү буенча иң яхшы материал» номинациясендә бүләкне «Нур радио» ҖЧҖнең «Авторадио-Нурлат» директоры Алсу Усманова алды.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез!