Капиталь ремонттан соң Чулпан хастаханәсе ачылды

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Участок хастаханәсе тантаналы шартларда ачылды. Чулпан авылында, шулай ук участок хастаханәсен ачуга җыелган авылларда яшәүчеләрне Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады.

"Бу хастаханә бик зур социаль йөкләмә алып бара, районның бу өлешендәге бөтен авылларны колачлый. Халыкның үз коллективына нинди хөрмәт һәм рәхмәт белән каравын беләм. Хастаханәгә күптәннән шундый ремонт кирәк иде. Подряд оешмасы сыйфатлы эш башкарды", - дип билгеләп үтте район Башлыгы, җылы теләкләрен җиткереп. Монда ук Дамир Ишкинеев участок хастаханәсе хезмәткәрләренә мактау грамоталары тапшырды.

Бу капиталь ремонт күптән көтелгән. Монда җылыту системасын алыштырдылар, тәрәзәләрне өлешчә үзгәрттеләр, эчке бүлмәләрне, шул исәптән азык-төлек блогын да төзекләндерделәр. Моннан тыш, кабинет әзерләнде һәм флюорограф урнаштырылды. Чулпан участок хастаханәсе хезмәт күрсәткән  торак пунктларда яшәүчеләр флюорографияне монда үтә алачак.

Әлеге хастаханә 21 торак пункттан 6000 нән артык кешегә хезмәт күрсәтә, хезмәт күрсәтү зонасында 17 фельдшер-акушерлык пункты бар. Стационарда 25-30 кеше урнаша ала. Хастаханәдә шулай ук православие һәм мөселманнар өчен 2 гыйбадәт бүлмәсе әзерләнгән.

"Министрлар Кабинеты боерыгы буенча 1 миллион 700 мең сумлык җиһазлар бүлеп бирелүен көтәбез, аңа заказ бирелде. Караватларны, өстәлләрне, урындыкларны, тумбочкаларны алыштырачакбыз, холлда заманча ресепшен, амбулатор карталар өчен стеллажлар урнаштырылачак", - диде Нурлат үзәк район хастаханәсенең баш табибы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International