Бүген актив озын гомер үзәге әгъзалары шәһәр мәдәният сараеның кече залында җыелдылар. Алар өчен биредә Нурлат үзәк район хастаханәсе табибы Семен Федотов катнашында чара оештырылды. Ул вакытында диспансерлаштыру узу турында әңгәмә үткәрде. Соңыннан психолог Наталья Куприна игътибарлылык өчен тренинг үткәреп, хәтерне яхшырту өчен күнегүләр күрсәтте.
Моннан тыш, үзәк әгъзалары мобилизацияләнгән якташларыбызга ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. "Ноябрьдә һәм декабрь башында без госпитальләрдә булган сугышчылар өчен медикаментлар һәм җылы киемнәр җыйдык», – диде үзәк җитәкчесе Анжела Закирова.
Алар бәйрәмнәрне дә күңелле итеп билгеләп үтәләр. Мәсәлән, Әниләр көне кысаларында чәй эчүне «Ягуар» кафесында үткәрделәр, биредә яңа ел чарасын да уздырырга планлаштыралар.
Аларга "Буровик” спорт залында шөгыльләнү һәм “Батыр” бассейнында йөзү дәресләре ярдәм итә, алар анда атнага 2-3 тапкыр йөриләр.