6-9 декабрьдә Пятигорск шәһәренең «Машук» белем үзәгендә Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте системасы өчен белем бирү семинары оештырылды.
Белем үзәге - Машук Бөтенроссия мәгариф һәм идарәче кадрлар әзерләү үзәге.
"Укыту чарасының әлеге форматы яшьләр эшләре буенча органнар җитәкчеләренең компетентлыгын арттыру максатыннан сайланды. Бу онытылмаслык, эмоциональ, көчле белем сәяхәте иде. Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгына зур рәхмәт», – дип билгеләп үтте Эльнара Элмановна.
Белем бирү семинары кысаларында катнашучылар өчен шулай ук Эльбрус тавына менү оештырылды. Алар 4400 метр биеклеккә күтәрелгәннәр, бу да бик күп якты тәэсирләр калдырган.