Сәкинә Хәйруллина «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе лауреаты булды

2023 елның 10 декабре, якшәмбе

"Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында елның төп музыкаль вакыйгаларының берсе - "Болгар радиосы" XI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы булды. «Алтын Йолдыз» статуэткалары белән 30 номинант бүләкләнде, алар - татар эстрадасының популяр артистлары. Сәхнәдә җыр авторларын да бүләкләделәр. Быел лауреатлар арасында җирле шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Сәкинә Хәйруллина да бар. Аның ТР халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруындагы "Гомер юлдашым-яшьлегем" җыры номинантлар исемлегенә керде. Көй авторы - Марат Галимов.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу инде шагыйрәнең әлеге конкурста өченче җиңүе. Узган елларда җиңүчеләр исемлегенә Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев башкаруындагы җырлар кергән иде.

Сәкинә Нурулловнаны чираттагы иҗади җиңүе белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International