Нурлатта шәһәр Советы депутатына өстәмә сайлаулар актив уза

2023 елның 10 декабре, якшәмбе

Сайлау участогы сәгать7.00дә ачылды.

"Шәһәр Советы депутатын сайлыйбыз. Исемлек буенча 2532 сайлаучы. Вакытыннан алда тавыш бирү узды, алдан 47 сайлаучы тавыш бирде. Тавыш бирү актив уза, көчле салкыннарга карамастан, нурлатлылар депутат өчен тавыш бирергә киләләр», – диде 2333нче участок сайлау комиссиясе рәисе Нонна Тихонова.

ТР Иҗтимагый палатасыннан күзәтүче буларак килгән Флюра Морзаханова билгеләп үткәнчә, сайлаулар штат режимында бара, хокук бозулар юк.

Әгәр дә сайлаучылар җитди сәбәпләр аркасында участокка килә алмаса, алар өчен күчмә тавыш бирү оештырылачак. Нонна Тихонова әйтүенчә, бу хакта әлегә шалтыратулар булмаган.

Сайлау участогы 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International