Нурлат шәһәренең “Мәктәп микрорайоны"ның беренчел бүлеге республикада иң яхшыларның берсе диеп табылды

2023 елның 10 декабре, якшәмбе

Кичә "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе делегациясе секретарь Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXXV конференциясендә катнашты. Монда ук конкурс нәтиҗәләре буенча бүләкләү узды. Нурлат шәһәренең "Мәктәп микрорайоны" беренчел бүлеге шәһәр һәм авыл җирлекләре арасында "Иң яхшы беренчел бүлек-2023" конкурсында өченче урынны алды. Беренчел бүлек секретаре Ольга Паршинага бүләкне Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International