Чарага шәһәр мәктәпләренең 8 сыйныф укучылары чакырылган иде.
Ачык ишекләр көне профессиональ гамәлләр форматында узды. Балалар өчен мастер-класслар оештырыла, аларны төрле белгечлекләр буенча студентлар һәм техникум мастерлары үткәрә.
"Ачык ишекләр көненә чакыру өчен рәхмәт белдерәбез, – дип уртаклашты шәһәрнең 1нче мәктәбенең 8Б сыйныф җитәкчесе Алсу Әбҗәппарова. - Балаларга кондитер һәм тренажерлар аеруча ошады, анда алар үзләрен машина йөртүчеләр ролендә сынап карадылар. Ачык ишекләр көне бәйрәм атмосферасында узды һәм укучыларда яхшы, уңай тәэсирләр калдырды.