Ул Нурлат районы Советының конференц-залында видеоконференция форматында узды.
Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, 7 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр республикада уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 10-20 градуска түбәнрәк булган аномаль салкын һава торышы торуы көтелә.
"Бүгенге көннең иң җаваплы мизгеле - торак-коммуналь хуҗалык объектларын өзлексез җылылык белән тәэмин итү. Шәһәр һәм районның барлык хезмәтләренең көчләре һәм чаралары килеп туган гадәттән тыш хәлләргә ашыгыч рәвештә җавап бирергә әзер булырга тиеш. Җирле җитәкчеләргә өстәмә командалар көтәргә кирәкми, ә үз карарлары белән «Чатнама суык» планы буенча чаралар күрергә кирәк, – диде Рафис Хәбибуллин.
Министр шулай ук автобуслар, коммуналь техника, зур йөк ташучыларга кышкы маркалы дизель ягулыгын куллану тиешлеген дә искәртте.
Видеоконференция тәмамлангач, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин, алдагы ял көннәренә карамастан, барлык сорауларны контрольдә тотарга, Нурлат районында гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу өчен, даими рәвештә элемтәдә булырга чакырды.
"Предприятиенең барлык котельныйлары һәм насос хуҗалыгы җылыту сезонына әзер. Киләсе атнага өстәмә персонал графигы төзелде. Барысы да яхшы булыр дип ышанам», – диде Нурлат җылылык челтәрләренең баш инженеры Мансур Камалетдинов.
Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Наталья Хәмидуллина билгеләп үткәнчә, район мәгариф бүлеге укучыларның салкыннар вакытында дәресләргә йөрү мәсьәләсен контрольдә тота. "Барлык уку йортларына да көчле салкыннар вакытында мәктәпләрдә дәресләр туктатыла дигән мәгълүмат җиткерелгән. Авыл мәктәпләрендә -23 градус, шәһәр мәктәпләрендә -25тә башлангыч сыйныфлар өчен дәресләр туктатыла. 5-9 сыйныфлар өчен нормалар билгеләнгән: -25 авылда, -27 шәһәрдә, 10-11 сыйныфлар өчен авылда -30 градус, шәһәрдә -32. Балаларны -25 градуста автобуста йөртү тыела», – дип искәртте ул.
Район хезмәтләре җитәкчеләрен шәһәр һәм район халкын өзлексез җылылык һәм су белән тәэмин итүгә, транспорт һәм элемтә белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар күрергә чакырдылар.