13-23 ноябрьдә уздырылган призлы язылу декадасы кысаларында ул микродулкынлы мич иясе булды.
71 яшьлек Галина Михайловна күптән түгел операция кичергән, шуңа күрә бүләкне аңа үзебез өенә барып тапшырып кайттык.
"Гомеремдә беренче тапкыр бүләк отам. Әлегә кадәр ышана алмыйм", - диде безнең абонент.
«Татмедиа» АҖ «Нурлат-информ» филиалы баш мөхәррире Резеда Гиняева төргәкне ачып алып, аңа микродулкынлы мичне тапшырганда да ул үзенең шатлыгын яшермәде. Бу көнкүреш техникасы аңа бик кирәкле булып чыкты. Чөнки аның өенә газ кертелмәгән.
"Мин микродулкынлы мич турында хыялландым. Хәзер ризыкны тиз җылытып, пешереп булачак, - дип уртаклашты абонент. "Дуслык” ка беркайчан да язылмыйча калганым юк, чөнки аның аша барлык яңалыкларны белепи барам. Барлык мәкаләләрне дә укыйм. Яшьләр турында да, өлкәннәрнең тормышын чагылдырган язмалар да ошый. Соңгы вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүчеләр турында күп материалларны мин дә рәхәтләнеп укыйм.
Галина Михайловна, «Дружба»дан тыш, тагын берничә республика басмасы ала. Җирле почта бүлекчәсе башлыгы Дания Сөнгатуллина сүзләренчә, алдагы яртыеллыкка ул 4000 сумга якын төрле газета һәм журналлар яздырган.
"Без газетаның төп бүләге нәкъ менә Галина Михайловнага бирелүенә бик шатбыз. Ул бит аның көнкүрешен күпкә җиңеләйтәчәк", - ди ул.
Галина Михайловна безне рәхмәт сүзләре белән озатты. Ә без, үз чиратыбызда, тагын бер язылучыбызга шатлык китерүебез белән бик канәгать калдык. Һәр йортка илтүче яхшы хәбәрләрдән тыш, без укучыларыбызны бүләкләр белән дә сөендерәбез, даими рәвештә призлы декадалар оештырабыз. Мәсәлән, 13 декабрьдә без 27 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр «Дуслык»ка язылучылар арасында 25 литр бензин сертификатлары уйнатачакбыз. Бу көнне без үз язылучыларыбызны Сәлимҗанов урамындагы журналистлар скверындагы һәйкәл янында 13.00 сәгатьтә көтәчәкбез.