Нурлат районында бүген төнлә -38гә кадәр суытачак

2023 елның 8 декабре, җомга

Чулпан метеостанциясеннән салкыннар булачагы турында кисәттеләр.

7 декабрьдән 8 декабрьгә каршы төндә Чулпан метеостанциясендә һава температурасы -31не күрсәтте, бу сәгатьләрдә -30 градус.

"Бүген көндез температураның -21 дән -26га кадәр түбәнәюе көтелә, әмма төнлә янә кисәк төшүе күзәтеләчәк: урыны белән термометр баганалары -33 дән -38 градуска кадәр төшәчәк», – дип хәбәр иттеләр Чулпан метеостанциясендә. Иртәгә, 9 декабрьдә, көндез бераз «җылыныр»: -23 градустан -28 градуска кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International