Дамир Ишкинеев Нурлатта "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия акциясенә старт бирде

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Нурлат районында «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе старт алды. Район Башлыгы Дамир Ишкинеев чыршыдан теләк белән беренче хат алды. Бу хатта “Тиенкәй” балалар бакчасына йөрүче сабыйның иң кадерле теләге язылган иде.

“Аның яңа ел теләге үтәләчәк", – диде Дамир Азатович.

Район Башлыгына 20дән артык предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре кушылды һәм әтиләре махсус хәрби операциядә булган балаларның теләкләре белән хатларны алып, Яңа ел бәйрәме алдыннан яшь нурлатлыларны сөендерәчәкләренә ышандырдылар.

"Теләкләр чыршысы" акциясе дәвам итә, башка җитәкчеләр дә яхшы тәртипкә кушылачак. Гомумән, Россия буенча яңа ел акциясе февраль ахырына кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International