Әлеге объектны капиталь ремонтлау шәһәр мәдәният Сарае коллективының «Татнефть» грантлары конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә мөмкин булды.
«2022 елның декабрендә без “Татнефть" грантлар конкурсында җиңүебезне белдек, грант суммасы 25 миллион сум тәшкил итте. Ремонт эшләренә апрель аенда керештеләр», – диде мәдәният Сарае директоры Дмитрий Радов.
Монда инженерлык җылыту, су белән тәэмин итү, янгын чыгуны кисәтү, кондиционер системалары тулысынча яңартылган, башка мөһим эшләр башкарылган. Капиталь ремонтның төп үзенчәлеге булып яңартылган тамаша залы санала, аның диварлары районда яшәүче халыкларның милли колоритын чагылдыра.