Нурлатта волейбол буенча шәһәр кубогы уйнатылды

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Быел традицион ярышлар 4 иң көчле команда арасында уздырыла. Күчмә кубок өчен НГДУ, М.Хуҗин исемендәге СК,  Түбән Нурлат, ВБД (хәрби хәрәкәтләр ветераннары) командалары көрәште. Нәтиҗәдә, «ВБД» җиңү яулады. Финалда алар Кубокны ике ел рәттән яулап килгән «НГДУ» командасын җиңделәр. Өченче урында М.Хуҗин исемендәге СК яшьләре командасы.

Бу - «ВБД»ның соңгы вакыттагы икенче уңышы. Моңа кадәр алар «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте призларына уздырылган финал уеннарында өченче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International