2023 елның 5 декабреннән 13 декабренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасының шактый түбән төшүе һәм аномаль салкын һава торышы билгеләнүе көтелә.
Температураның түбәнәюе башта циклонның тыл өлеше, аннары арктик антициклон тәэсирендә башланачак.
5-6 декабрьдә циклон тылы тәэсирендә бераз кар явачак, 5 декабрь төнендә урыны белән буран булачак. Җил төньяк-көнбатыш юнәлешендә 5-10 м/с тизлектә, 5 декабрь төнендә урыны белән 15-17 м/с кадәр көчәюе көтелә. 5 декабрьдә температура: төнлә -8..-13° суык тәшкил итәчәк, көндез -6..-11°.
6 декабрь төнендә температура -14..-19°га кадәр төшәчәк, көндез -12..-17° суык булуы көтелә.
7 декабрьдә республикага Арктиканың аз болытлы антициклоны таралачак. Алдан фаразлар буенча, бу антициклонның йогынтысы ким дигәндә 13 декабрьгә кадәр сакланачак. Төнлә һава температурасы
-23..-29°га кадәр төшәчәк, түбән районнарда -34°, көндез -20°..-25°тән түбәнгә төшмәс дип көтелә. Көнлек уртача һава температурасы нормадан 10-20° түбәнрәк булган аномаль-суык һава торышы көтелә.