Газ үткәрү чыгымнарын каплауга субсидия бирү турында

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 11 августындагы  231 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче гражданнарга йорт хуҗалыгы участогы чикләрендә газ үткәрү һәм йорт эчендәге газ җиһазлары сатып алуга бәйле чыгымнарны каплауга субсидия бирелә.

Субсидия гражданнарга 2021 елның 21 апреленнән соң төзелгән йорт хуҗалыгы участогы чикләрендә газ үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтү турында килешү булу шарты белән бирелә.

Субсидия бер йортка бер тапкыр бирелә.

Субсидия бирелә:

  • йорт хуҗалыгы участогы чикләре эчендә газ үткәрү һәм йорт эчендәге газ җиһазлары сатып алу белән бәйле чыгымнар күләмендә, әмма Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче бер йорт хуҗалыгына 100 000 сумнан артык түгел:

• Бөек Ватан сугышы ветераннарына;

• сугыш ветераннарына;

• һәлак булган (үлгән) сугыш инвалидларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, сугыш хәрәкәтләре ветераннарының гаилә әгъзаларына;

• I һәм II төркем инвалидларга;

• инвалид баласы булган гаиләләргә;

• 18 яшькә кадәр өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә;

• җан башына уртача кереме 19 мең сумнан артмаган гаиләләргә;

• Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе, Херсон өлкәсе һәм Украина территорияләрендә үткәрелә торган махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә,:

• хәрби хезмәткәрләр (шул исәптән Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылганнар, Татарстан Республикасында оештырылган Алга һәм Тимер батальоннарында хәрби хезмәт үтәүче гражданнар);

• Россия Федерациясе Милли гвардиясендә хезмәт итүче затлар;

• махсус хәрби операциядә катнашу максатыннан Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм турында контракт төзегән Россия Федерациясе гражданнары;

• махсус хәрби операция уздыру зонасына командировкага җибәрелгән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы (Татарстан Республикасында эчке эшләр органнары), Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International