«Народное ТВорчество» («Халык иҗаты») проекты ахырына якынлаша

2023 елның 3 декабре, якшәмбе

“Народное ТВорчество” (“Халык иҗаты”) - Нурлат телевидениесе һәм Нурлат муниципаль районы мәдәният бүлегенең уртак проекты.

Ул милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын ябуга багышлана.

Кичә әлеге проект кысаларында Яңа Әмзә авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Кычытканлы, Әлмәт, Колбай - Мораса, Иске һәм Яңа Әмзә авыл мәдәният йортларының үзешчән артистлары үзләренең талантларын күрсәттеләр.

Проект 9 декабрьдә Чулпан авылы мәдәният йорты артистлары чыгышы белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International