Нурлат партиячеләре «Бердәм Россия»нең туган көнендә Җирлекара үзәк китапханәгә китаплар бүләк иттеләр

2023 елның 2 декабре, шимбә

Китапханәләргә ярдәм итү - «Бердәм Россия» партиясенең инде яхшы традициясе, ул күп еллар дәвамында авыл һәм шәһәр китапханәләре өчен китаплар тапшыру буенча акцияләр үткәрә. «Бердәм Россия»нең туган көнендә китапларны тапшыру партиянең Нурлат җирле бүлегендә дә традиционга әверелде. Быел да бердәмроссиялеләр Җирлекара үзәк китапханәгә «Урыс җирен туплаучылар» сериясеннән китаплар бүләк иттеләр.

Китапханә коллективы партиячеләргә мондый бүләкләре өчен рәхмәтен белдерде. Учреждение хезмәткәрләре басмалар укучыларның кызыксынуын арттырыр дип ышана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International