«Башаккай» балалар бакчасында «Шигырьләребез белән Ватанны данлыйк» дигән район конкурсы узды

2023 елның 2 декабре, шимбә

Бүгеннән Инвалидлар декадасы башланды. Безнең «Башаккай» балалар бакчасында әлеге декадага багышланган чара узды. Без мөмкинлекләре чикле балалар арасында «Шигырьләребез белән Ватанны данлыйк» дигән район укучылар конкурсын үткәрдек.

Конкурста 10 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе вәкилләре катнашты. Жюри составына район мәгариф бүлеге һәм «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитеты белгечләре керде.

Мәхәббәт һәм патриотизм хисе булган барлык балалар да Туган ил турында шигырьләр сөйләделәр, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Чара ахырында барыбыз бергәләп чәй эчтек.

 

Нурзия Фәтхетдинова, Елена Фирсова, «Башаккай» балалар бакчасы тәрбиячеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International