Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе директоры Илсур Нәбиуллин һәм директор урынбасары Гөлнара Усманова Мәскәүдә 2023 елгы милли спорт премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнаштылар. "Тулпар" спорт комплексы «Иң яхшы спорт объекты» номинациясендә финалист булды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда узды.
Милли спорт Премиясе 2010 елда РФ Хөкүмәте карары белән спортчыларның, тренерларның һәм физик культура һәм спорт өлкәсендәге белгечләрнең һөнәри эшчәнлеген стимуллаштыру максатыннан булдырылган. Премиянең төп оештыручысы булып Спорт министрлыгы тора.