Очрашуга берничә көн элек кенә СВО зонасыннан чираттагы ялга кайткан нурлатлылар килде.
Алмаз Дембель, Николай – Артист һәм Федор-Хабаровск чакыру атамалары булган хәрбиләр берничә көн элек кенә туган якларына ял итәргә кайтканнар. Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев белән очрашу барышында хезмәт хакы турында сөйләделәр, шулай ук район җитәкчелегенә, нурлатлыларга, «Сугышчан туганлык»ка, үз хезмәт коллективларына һәрьяклап ярдәм иткәннәре, якыннары турында кайгыртканнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
Дамир Ишкинеев сугышчыларның көнкүреше белән генә түгел, ә аларның проблемалары белән дә кызыксына. Монда ук "Ватанны саклаучылар" фонды координаторы Юрий Кузьмин мобилизацияләнгән якташларына нинди ярдәм чаралары каралганын сөйләде.
"Без барыбыз да сезнең өчен борчылабыз һәм кайтуыгызны көтәбез. Барлык яңалыкларны күзәтеп барабыз. Бездә тынычлык булсын өчен, Ватанны саклаганыгыз өчен зур рәхмәт. Тиздән пушкалар түгел, ә дипломатлар сөйләшер дип өметләнәбез», – диде Дамир Ишкинеев. Очрашу истәлеккә фотосурәткә төшү белән тәмамланды.