Дамир Ишкинеев нурлатлыларны Рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләде

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы киңәйтелгән планеркада бүләкләр тапшырды.

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе Марина Ибраһимова Татарстан Республикасы финанс системасы органнарында намуслы нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Г.С. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенең йөзү буенча тренер-укытучысы. Әнәс Нәбиуллин һәм Нурлат шәһәренең «РИТЭК» ҖЧҖ инженеры Рөстәм Сәлахов Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгының иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләре буларак Рәхмәт хатларын алдылар.

«Нурлат элеваторы» ЯАҖ генераль директоры Мансур Гайфуллин 55 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International