Кышның беренче көнендә Нурлатта дымлы кар, буран булуы көтелә

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 1 декабренә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы.

1 декабрьдә Нурлат районында аязучан болытлы булачак. Дымлы кар явуы көтелә.

Кайбер районнарда бозлавык, кыска вакытлы буран, төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы ихтимал.

Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-7˚.

Көндез һаваның максималь температурасы 0..-2˚.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар явачак.

Чыганак: ТР буенча Россия ГТХМ ДУ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International