Җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу буенча хезмәтләр күрсәтү тәртибе автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты белән пассажирлар һәм багаж ташу кагыйдәләре белән регламентташтырылган.
Кагыйдәләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 01 октябрендәге 1586 номерлы карары белән расланган (алга таба кагыйдәләр).
Җиңел такси багаж ташудан яки кул йөге ташудан баш тартырга хокуклы, әгәр багаж яки кул йөге составына керүче әйберләрнең үзлекләре яки төргәкләре пассажирлар ташу кагыйдәләре белән билгеләнгән таләпләргә җавап бирмәсә. Җиңел таксида яман исле һәм куркыныч (җиңел янучы, шартлаткыч, токсик, коррозия һ.б.) матдәләрне, салкын һәм утлы коралларны капчыкларсыз һәм төргәкләрсез, транспорт чараларын яки пассажирларның киемнәрен пычратучы әйберләр (предметлар) ташу тыела. Җиңел таксида этләрне, авызлык кидерткән килеш һәм махсус җәймәсе булганда, шулай ук вак хайваннарны һәм кошларны, әгәр бу машина йөртүчегә җиңел такси белән идарә итәргә һәм арткы көзгеләрдән файдаланырга комачауламаса, коры төпле читлектә (кәрзиннәрда, тартмаларда, контейнерларда һ.б.) алып барырга рөхсәт ителә.
Пассажирларны һәм багажны җиңел такси белән йөртү маршрутын пассажир билгели. Әгәр кулланучының маршруты билгеләнмәсә, җиңел такси йөртүчесе иң кыска юл буенча яки иң аз вакыт сарыф иткән юл буенча ташуны башкарырга тиеш.
Пассажирлар һәм багаж ташу өчен бирелгән җиңел таксидан файдалану өчен түләү җиңел таксиның чын йөрешенә һәм аны куллануның чын вакытына (фиксацияләнгән түләү рәвешендә) бәйсез рәвештә яки билгеләнгән тарифлар нигезендә, ташуның чын ераклыгыннан яки җиңел таксидан файдалануның чын вакытыннан чыгып билгеләнә.
Роспотребнадзорның ТР буенча Нурлат ТО идарәсе