Якташыбыз Фәрит Нәбиуллин Дуслык орденына лаек булды

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Бу көннәрдә Казанда «Татарстанның эшлекле партнерлары» XVI форумы узды.

Аның эшендә Россия Федерациясенең 40тан артык төбәгеннән һәм якын һәм ерак чит илләрдән 350гә якын эре татар эшкуары катнашты. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә оештырды.

«Татарстанның эшлекле партнерлары» форумының пленар утырышы Татарстан Республикасы Рәисенең Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Чара барышында Рөстәм Нургали улы кайбер делегатларга республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында якташыбыз - «Березовский Рудник» ҖЧҖ генераль директоры, «Свердловск өлкәсе татарлары (Урал татарлары) конгрессы» төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы, Россиянең атказанган файдалалы байлыклар чыгаручысы, меценат һәм җәмәгать эшлеклесе Фәрит Нәбиуллин да бар. Татарстан Рәисе аңа Дуслык орденын тапшырды.

Фәрит Миңнеәхмәт улы әнисенең туган җире белән тыгыз элемтәдә тора, еш кына аның туган авылы Кычытканлыга да кайта. Ул авылны үстерү өчен зур финанс ярдәме күрсәтә, шулай ук кычытканлылыларга “Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) район газетасына язылуны да бүләк итә. Форумда катнашканнан соң да Фәрит Нәбиуллин Кычытканлыга кереп чыгу мөмкинлеген кулдан ыкындырмады. Биредә аның апасы Хәнифә Хәсәнова яши, беренче чиратта, ул аның белән һәм икетуган апасы Танзилә Ибраһимова белән очрашты. Кычытканлылылар һәрвакыт атаклы якташларын җылы каршы алалар, ә бу юлы горурлык өчен тагын бер искиткеч сәбәп бар – чөнки Дуслык орденын халыклар арасында тынычлык һәм яхшы күршелекне саклауга үз өлешләрен керткән, шулай ук Россия Федерациясе алдында хәйриячелек, законлылык яки мәдәният өлкәсендә казанышлары булган кешеләр ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International