Алар ялгызы гомер итүче хатын-кызларның барып хәлен белде.
Әниләр көне инде узса да, әниләр котлаулар һәм җылы теләкләр алуларын дәвам итәләр.
Шушы көннәрдә "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитеты белгечләре шәһәрдә яшәүче хөрмәтле хатын - кызларны-сугыш ветеранының тол хатынын һәм мобилизацияләнгән хәрбинең әнисен бәйрәм белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.