Нурлатта ашыгыч киңәшмә Татарстан Республикасының Әтнә районында бруцеллез авыруы ачыклау белән бәйле рәвештә үткәрелде.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, шушы көннәрдә Әтнә районының эре хуҗалыкларының берсендә бруцеллезның таралуы ачыкланган, анда 5 мең баштан артык мөгезле эре терлек асрала. Шуңа бәйле рәвештә Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, фермерлар, эшкәртү предприятиеләре, сөт җыючылар катнашында эшлекле киңәшмә үткәрде. Киңәшмәгә шулай ук Роспотребнадзор, Нурлат РҮХ, ЮХИДИнең Нурлат бүлеге вәкилләре чакырылган иде. Бу быел хайваннарда әлеге йогышлы авыруның икенче очрагы, беренчесе Яңа Чишмә районында булды.
"Йогышлы авыруларның таралуының төп сәбәбе – хайваннарны һәм кошларны, азыкны рөхсәтсез кертү һәм предприятиеләрне биологик яктан саклауның түбән булуы, - дип ассызыклады районның ветеринария берләшмәсе башлыгы Илнур Хәнәфиев. - Терлекчелек һәм кошчылык предприятиеләренә кыска вакыт эчендә санпропускниклар һәм дезбарьерлар булдыруны, керүче һәм чыгучы транспортны дезинфекцияләүне тәэмин итәргә кирәк».
Киңәшмәдә шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов, Роспотребнадзорның ТО начальнигы Гүзәл Әхмәтҗанова чыгыш ясады.
Киңәшмәгә район Башлыгы йомгак ясады. Дамир Азатович хайваннар, азык-төлек һәм сөт кертүне контрольдә тотуны көчәйтергә, шулай ук барлык профилактик чараларны һәм таләпләрне төгәл үтәргә чакырды.