«Нурлатнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы итеп Рамил Матуров билгеләнде.
Рамил Матуров үзенең карьерасын «Татнефть»тә «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсендә нефть һәм газ чыгару буенча оператор вазыйфасыннан башлаган, 2016 елдан нефть һәм газ чыгару буенча технология бүлеге начальнигы урынбасары, 2019 елдан - ГТЦ скважиналарын ремонтлау процессын геологик күзәтү төркеме җитәкчесе, 2020 елдан - «Татнефть-Добыча» Структур Бүлекчәсе нефть һәм газ чыгару идарәсенең скважиналарны агымдагы ремонтлауны планлаштыру бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкарды.
Владислав Куманяевны «Татнефть-Добыча» Структур Бүлекчәсенең нефть һәм газ чыгару департаменты башлыгы урынбасары итеп билгеләделәр.