Кышкы карлы һава торышы башлану белән шәһәрнең Үзәк мәйданында Яңа елга төсле конструкцияләрне монтажлау башлана. Яңа ел сәгатьләре белән аркалар, чыршы, шарлар, чана, кар бөртекләре, фотозоналар урнаштырылган…
Якын арада төп чыршыны да урнаштыра башлаячаклар.
Гомумән, шәһәрдә булачак тылсымлы бәйрәм атмосферасы сизелә: кибетләрдә Яңа ел продукциясе, татлы бүләкләр сатыла башлады.
Ә предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр һәм нурлатлылар Нурлат районы Башкарма комитеты игълан иткән «Яңа ел-2024» Яңа ел иллюминациясе смотр-конкурсында катнашырга әзерләнә.