Бүген Нурлат районы делегациясе район Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә «Казан-Экспо» уздырылган Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чарада катнаша.
Тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов «Сөләйманов Ә.И.» КФХ башлыгы урынбасары Ирек Хәйдәрҗановны бүләкләде – аңа «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелде.
Чарада шулай ук Нурлат шәһәренең «Эсперанса» эстрада бию ансамбле катнаша.