Район башлыгы урынбасары, Нурлат муниципаль районы Советында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан Республикасындагы депутат берләшмәләре җитәкчеләренең республика координация советы делегациясе составында Мәскәүдә булып кайтты.
Бүген "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан Республикасындагы депутат берләшмәләре җитәкчеләренең республика координация советы делегациясе Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына визит ясады. Делегация составында Линар Маняпов та бар.
Чара программасында: Дәүләт Думасының төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты, шулай ук РФ Дәүләт Думасында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчелеге белән очрашулар бар.