Нурлатта яшь футболчыларны бүләкләү тантанасы узды

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Кичә атналык планеркада районның яшь спортчыларын һәм спортчы кызларын хөрмәтләделәр.

Нурлат гимназиясенең мәктәп футбол лигасында 1 че урынны алган кызлар командасы Мәскәүдә Татарстан исеменнән чыгыш ясады. 16 команда арасында безнең футболчылар 9нчы урынны алды.

Нурлат шәһәренең 3нче мәктәбе егетләре командасы Татарстан мәктәп футбол лигасының финал этабы ярышларында 2нче урынны алды.

Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы Дамир Ишкинеев барлык укучыларны акчалата сертификатлар белән бүләкләде һәм аларның тренерларына аерым рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International