Нурлатның яшь кикбоксчылары Түбән Кама шәһәрендә узган Татарстан Республикасы Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Нурлат командасының бүләкләр җыелмасы 10 медаль белән тулыланды.

7-8 октябрьдә Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Түбән Кама шәһәрендә узган Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнаштылар. Ярышларда республиканың 10 шәһәреннән 150 спортчы, шулай ук Самара командасы катнашты.  Ике көн дәвамында «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексында «фулл-контакт», «лоу-кик» һәм «лайт-контакт»дисциплиналарында медальләр уйнатылды.

Яшь кикбоксерлар түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр:

1 урын – Искәндәр Шәяхмәтов, Павел Веренцов, Александр Тарасов, Артем Андриянов.

2 урын – Камил Мөбарәкшин.

3 урын-Андрей Чугунов, Владислав Кудряшов, Иван Кириллов, Владислав Дмитриев, Кирилл Приказчиков.

Җиңүчеләр һәм призерлар спорт мәктәбе тренерлары Евгений Казаев һәм Руслан Никаненков җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International