Традиция буенча, Чулпан урта мәктәбендә бөтен гомерләрен балаларны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган ветераннарны чакырып чара үткәрделәр. "Очрашу бик күңелле булды. Безнең өчен бай өстәл әзерләнгән. Ә балалар җылы концерт номерлары белән чыгыш ясады. Без проблемалар турында онытып һәм күңелебез белән ял итеп, бик күп уңай эмоцияләр алдык», – диде Наилә апа Насыйбуллина, мәктәп коллективына күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәтен белдереп.