Нурлатлыларны Пушкин картасы буенча гитарада уйнарга өйрәтәләр

2023 елның 6 октябре, җомга

Андреевка авыл мәдәният йорты укучылар өчен «Гитарада уйнарга өйрәтү дәресләре»дигән мастер-класс үткәрә.

Дәресләрне Павел Абрамов алып бара. Мастер-класста катнашучыларны монда гитараның барлыкка килү тарихы, бу музыка коралының состав өлешләре белән таныштыралар. Педагог аккордларга өйрәтә, инструментның яңгырашын күрсәтә, мастер-класс кысаларында гитара белән җырлар башкарыла.

"Пушкин картасы буенча без 2021 елның декабреннән бирле эшлибез. Бу вакыт эчендә «Актерлык осталыгы һәм сәхнә сөйләме буенча» мастер-класслар, «Баянда уйнауның беренче дәресе», «Масмак» чуаш хатын-кызлар баш киеме ясау, «Безнең ата – бабаларыбыз ничек яшәгән» дигән интерактив театральләштерелгән-костюмлы экскурсия уздырылды, - дип сөйләде авыл мәдәният йорты мөдире Раиса Абрамова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International